Дүртенче "Белем җәүһәрләре" бәйгесе башлануга 3 атнага якын вакыт калып бара
Дүртенче "Белем җәүһәрләре" бәйгесе башлануга 3 атнага якын вакыт калып бара - кайберәүләр әлегә бу бәйге барлыгын белмиләр дә, ә кайберәүләр бәйгедә катнашу өчен чираттагы сайтларын яхшырту өстендә көн-төн эш алып баралар.
2012 елның ноябрь ае башында без "Белем җәүһәрләре - 2013" бәйгесендә катнашырга теләк бармы?" дигән исем астында сораштыру урнаштырган идек. 2 ай эчендә сораштыруда 60 кеше катнашты, 95% кулланучы "Белем җәүһәрләре - 2013" бәйгесендә катнашырга исәп тотуларын белдерделәр. Бу мәгълүмат бәйгене оештыручылар өчен бик шатлыклы һәм яңа көчләр бирә. Чираттагы бәйге тагын да колачлырак, тагын да яхшырак булыр дигән өмет тотабыз.
Бүгенге көннәрдә бәйгенең Нигезләмәсен яңарту эшләре башланып китәчәк, сайтта тиешле техник мөмкинлекләр булдырылачак. Әгәр дә бәйгегә карата фикерләрегез бар икән, аларны әлеге яңалык битендә урнаштырып калдырыгыз. Барлык тәкъдимнәр дә каралачак дип ышандырабыз.
Фикерләр
Кунак
8 Февраль, 2013 - 19:57
Permalink
конкурслар
Рус мәктәбендә эшләүче татар теле укытучылары һәм укучылары өчен конкурслар, конференцияләр аерым булсын иде.Таләпләр бер булмаска тиеш бит.
Раил Гатауллин
5 Февраль, 2013 - 23:29
Permalink
Теманы дәвам итеп:
Теманы дәвам итеп: http://belem.ru/node/3975
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Раил Гатауллин
5 Февраль, 2013 - 23:28
Permalink
Фикерегезне укыдым, җавап
Фикерегезне укыдым, җавап бирергә вакытым булмаган иде. Мәгълүмат сораттым, булган кадәрен алуга ничек тә булса Белем.ру порталында күренә торган урынга урнаштырырга тырышырбыз!
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
5 Февраль, 2013 - 22:31
Permalink
конференцияләр,конкурслар турында
Мин дә бу фикер белән килешәм, нигезләмә кулга соңрак килеп керә катнашырга вакыт калмый
Кунак
4 Февраль, 2013 - 11:54
Permalink
конференцияләр,конкурслар турында
2013-2014 елларга конференцияләр.конкурслар исемлеге һәм конференцияләр исемлеген игълан итмәссезме икән?Нигезләмәләрен дә укырлык булсын иде.
Раил Гатауллин
20 гыйнвар, 2013 - 14:44
Permalink
Бәйгеләр турында...
Хәерле көн, Кунак!
Татар теле, аның мәдәнияте, сәнгатенә кагылышлы татар телле конкурслар чынлап та чагыштырмача аз уздырыла. Алар арасында "Белем.ру" тарафыннан оештырылган бәйгеләр зур урын алып торуы безнең өчен зур дәрәҗә.
Безнең тарафтан ел саен һәм билгеле бер даталарга багышлап уздырылган бәйгеләр һәм акцияләр бар:
- "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм файдалы интернет-проектлар бәйгесе: http://konkurs.belem.ru (ел саен),
- "Укытучыма әйтер сүзем" акциясе: http://belem.ru/ukituchima (ел дәвамында),
- "Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган презентацияләр бәйгесе": http://belem.ru/node/2627 (2010 нчы ел, Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышлап),
- "Габдулла Тукайның тормыш юлын, иҗатын, әсәрләрен яктырткан россиякүләм презентацияләр бәйгесе": http://belem.ru/node/3081 (2011 нче ел, Габдулла Тукайның тууына 125 ел уңаеннан).
"Белем.ру" порталы Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Сабантуй" газетасы, "Ялкын" журналы, "Идел" яшьләр үзәге, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, "Бөтенроссия татар авыллары" иҗтимагый оешмасы, Галиәсгар Камал һәм Габдулла Кариев исемендәге татар дәүләт театрлары һ.б. татар оешмалары һәм шәхесләре белән хезмәттәшлек итә, алар үткәргән бәйге-акцияләр, викториналар, чаралар турында вакытында хәбәр итеп торырга тырыша.
Әгәр татар телен, аның мәдәниятен, сәнгатен үстерү юнәлешендә Белем.ру порталы белән хезмәттәшлек итәргә телисез икән - без бик шат булырбыз! Әгәр дә башкалар белән нинди дә булса бәйге турында фикер алышасыгыз килә икән, сезнең өчен порталның форумында "Конференцияләр, конкурслар, бәйгеләр, олимпиадалар" дип исемләнгән аерым бүлек ачылган: http://forum.belem.ru/index.php?showforum=39. Яңалыклар, бәйгеләр турында хәбәр итү өчен һәркемнең мөмкинлеге бар!
Без дә үз чиратында мондый мәгълүматны порталыбызда күбрәк яктыртырга тырышырбыз!
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
19 гыйнвар, 2013 - 14:04
Permalink
Үтенеч
Хәерле көн! Белем.руда татар теле, аның мәдәнияте, сәнгатенә кагылышлы башка конкурслар да уздырылсын иде, дигән үтенечебез бар. Без бу бәйгеләрдә бик теләп катнашыр идек. Укытучылар һәм укучылар өчен татар телендә уздырылган конкурслар бармак белән генә санарлык бит.