"Иске сәгать дөрес йөри" әсәрендә сәгать образы
Әсәрнең төп герое – Искәндәр. Беренче карашка, ул бәхетле тормыш кичерә. Аның гаиләсе, фатиры, эше, яшь вакыттан ук аралашкан дус-ишләре бар. Әмма тынгысыз күңеле моңа гына риза түгел, ул һаман нидер эзли, җанына тынычлык таба алмый. Моның сәбәбе – Искәндәрнең иҗат кешесе булуында. Ресторанда музыкант булу аңа табыш китерсә дә, рухи канәгатьләнү бирми.
Искәндәр гомере буе музыкант булу максаты белән янып яши, ә иң зур хыялы – музыка язу. Чын иҗат кешесе буларак, ул төннәр буе нота кәгазьләре белән утыра, хатыны Сөмбелне уятып, аңа язган көен пианинода уйнап күрсәтә. Ләкин бу эш-гамәлләрен сөеклесе аңламый, бары тик көлә генә. Искәндәрнең иҗатка омтылуы якыннары арасында яклау тапмый. Монда без геройның эчке дөньясы белән тормыш шартлары арасында барган каршылыгына тап булабыз.
Әсәрдә төп герой Искәндәр белән янәшә сәгать образы бирелгән. Повестьның беренче юлларына күз салыйк: “Стенадагы иске сәгать, ютәленнән буылган карт сыман, озак гыжылдап, иртәнге алтыны сукты. Вакыт галиҗәнәпләренә суык тигән, - дип уйлады Искәндәр. – Суык тигән.”
Әлеге юллар сәгать эленеп торган бүлмә хуҗаларының күңелсез тормышына ишарә ясый кебек. Укучы күңеленә сәгать эленеп торган бүлмә шыксыз һәм салкын дигән фикер килә. Чыннан да, алга таба без Искәндәрнең ялгыз тормышта яшәвен, аның хәтта бүген 31 нче декабрь икәнлеген дә белмәвенә тап булабыз.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
"Иске сәгать дөрес йөри" әсәрендә сәгать образы | 11.46 KB |