belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Татарча беләсеңме?

Татарча беләсеңме?

20 Dec, 2012 root 1
татар телен өйрә­түнең заманча ысуллары

Мәктәпне тәмамлаган бала татар телен ни дәрәҗәдә белә? Бу сорауга укытучы­ларның күпчелеге, ата-анасы өйдә татарча сөйләшмәсә, укучыны телгә өйрәтеп булмый, дип җавап бирер. Әти-әни исә укытучыга бармак төртеп күрсәтер. Янәсе, татар теле, әдәбият дәреслекләре баланы җәлеп итәрлек кызык­лы түгел.

Моңа охшаш хәлләрне Татарстан Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитетытында депутат Азат Зыятдинов та, комитет рәисе, халык шагыйре Разил Вәлиев та телгә алды. Хәер, укыдык без мәдрәсәдә, аңламадык бер­нәр­сә дә, дип такмакларга юл калдырмаслык ысул бар икән барын. Бары тик шул ысулны мәктәпләрдә ныклап җәелде­рергә генә кирәк. Узган елны комитет Татарстан халыкла­рының туган телен һәм мә­дәниятен өйрәтү максатында тарихи-культурология мате­ри­ал­ла­рының, уку-укыту әс­бап­лары һәм матур әдәбият­ның мультимедия продукциясен булдыру турында карар да кабул иткән. Бу юлы аның үтәлеше тикшерелде.

Бер караганда, хәлләр уф­танырлык түгел. Татарстан­ның дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү программасы нигезендә татар теле һәм әдәбияты буенча 30 интерактив дәреслек әзерләнгән. Алай гына да түгел, Мәгариф һәм фән министрлыгы белгече Әнисә Морозова әйтүенчә, дәреслекләрнең кайберләре инглиз, татар һәм рус тел­ләрендә эшләнгән. Шуларның 15е “Татар иле” сайтына урнаштыру өчен Татар конгрессы фондына тапшырылган.

“Киләчәк” мәгарифне үс­те­рү программасы нигезендә рус һәм татар телен өйрә­түнең заманча ысуллары булдырылган. Заманча укыту-ме­тодик комплекты дәреслек­тән, эш дәфтәрләреннән тыш, аудио һәм видео җыентык­лардан, татар һәм рус теллә­рендәге матур әдәбият әсәр­ләренең электрон җыенты­гын­нан, төрле яшьтәге балалар өчен өйрәтү күнекмә­ләреннән тора икән. Төшкә дә кермәслек бәхет дияргә ашыкмагыз.

Алабуга педагогы Гөлшат Ибраһимова рус телле балаларга татар телен өйрәтү өчен “Күңелле татар теле” дәреслегенең кулай булуын җиткерде. “Без август киңәш­мәләрендә балаларга татар телен бик өйрәтәсебез килә, әмма кызыксындыру чараларыбыз юк дигәч, зарларыбызга колак салып, “Күңелле татар теле” дәреслегенә апробация үтеп карагыз, дип киңәш иттеләр. Дәреслеккә ярдәмлек сыйфатында диск та эшләнгән, ә татарча бел­мәгән әти-әниләр өчен ата-аналар китабы булдырылган. Дәреслек безгә дә, балаларга да, әти-әниләргә дә бик ошады. Без тәҗрибәне уңышлы үттек, киләчәктә дә шушы дәреслек белән эшлисебез килә. Ләкин проектның дә­рес­­лекләре генә финансланган, ә электрон дәреслеккә акча бирелмәгән булып чыкты”. Күлмәкне өлешләп сатып булмый, ә уку-укыту әсбап­ларын өлешләп финанслап була. Хәлдән ничек чыгарга? Конкурс игълан итәргәме, әллә район башлыкларына мөрәҗәгать итәргәме? Һәр­хәл­дә мәсьәләнең чишелешен табарга кирәк. Укытучылар да, мәгариф һәм фән министрлыгы да проблеманы беркадәр хәл иткән “Татармультфильм” оешмасына рәх­мәт укый. Дәрестә татарча мульфильмнар күрсәтү дөрес сөйләргә өйрәнергә ярдәм итә икән. Өстәвенә “Союз­мультфильм”ның 29 мультипликацион әсәре татарчага тәрҗемә ителгән, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен телевизион тапшырулар циклы булдырылган.

Мультимедия продукциясе университетларда да уңышлы кулланыла башлаган. Чит ил студентлары алар ярдәмендә татар телен зур кызыксыну белән өйрәнә башлаган. Шулай булгач бу продукциянең тулысынча финанслануын көтәсе кала.

Рус телле балаларга татар телен өйрәтү продукциялә­ренең гаять югары дәрәҗәдә эшләнүенә инандык. Алар­ның тора-бара тулаем кулланылышка кертелүенә дә ышаныч юк түгел. Ә менә татар гаиләсендә тәрбияләнгән чеп-чи татар баласына ана телен тирәнтен өйрәнүдә нинди заманча әсбаплар булдырылган? Әллә инде татар телен тирәнтен өйрәтүнең хаҗәте юкмы? Телебез кухня теле дәрәҗәсендә генә калачакмы? Бу сораулар комитет утырышының киләсе утырышлары темасы булсын иде.

Чыганак: http://vatantat.ru (19-12-2012 №251 (26970) )

Likes: 
 

Фикерләр

Кунак сурәте

Кунак

12 гыйнвар, 2013 - 19:13

Permalink

Татарча белэсенме?

"Кунелле татар теле" дигэн бу китап ны кайдан сатып алып була сон аны?Мин Пермь элкэсеннэн.Мин менэ аны бик телэп алыр идем.Алабуга педагогы Гэлшат Ибрагимова рус теллле балаларга, татар телен эйрэту эчен бу дэреслекнене кулай булуын житкергэн.


URL (яңартылу датасы: 20.12.2012 - 21:20):https://belem.ru/node/3934?page=0