belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Гаилә җылысы кем кулында?

Гаилә җылысы кем кулында?

15 Dec, 2012 root 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Гаилә җылысы кем кулында?
Ресурс авторы: 
Шәйдуллина Ландыш Камил кызы, Сарман муниципаль районы икенче номерлы Җәлил урта гомумбелем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Кеше үзенең бөтен гомерен гаиләдә үткәрә. Башта ул әти-әнисе гаиләсендә үсә, олы тормыш юлына кузгалырга канат ныгыта, яшәеш закончалыкларын өйрәнә, тәҗрибә туплый. Аннан үз гаиләсен кора. Картайгач, балалары янәшәсендә, алар гаиләсендә яши. Шулай булгач, гаилә бөтен кешегә кирәкле иң җылы учак булып чыга. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчлерәк була. Гаилә – безнең иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз һәм анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши.

Бүген минем сезне "Гаилә җылысы кем кулында?" дигән сөйләшүгә чакырасым килә. Безнең барыбызның да гаиләдә яшәү тәҗрибәбез бар: укучылар әти-әниләре үрнәгендә фикер йөртсәләр, залда утырган өлкәннәребез үз тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашырлар дип уйлыйм. Бәлки бәхәсләшеп тә алырбыз. Балалар белән аталар, ягъни өлкәннәр арасында фикер каршылыгы гомер-гомергә булган. Өлкәннәр инде алар акыл белән эш итсәләр, яшьләрдә күбрәк хис-тойгылар өскә чыга. Хакыйкать бәхәстә туа һәм хаталардан саклап кала. Балалар нәтиҗә ясаса, өлкәннәргә аларны аңларга җиңелрәк булыр дип уйлыйм.

Беркетелгән файлКүләме
Package icon Гаилә җылысы кем кулында? (Әниләр көне уңаеннан әхлак, гаилә, тәрбия мәсьәләләренә багышланган ток-шоу)357.44 KB
Ресурс төре: 
Сценарий
Предметлар: 
Дин һәм йолалар
Педагогика һәм тәрбия
Фәлсәфә
Җәмгыять белеме
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 15.12.2012 - 00:09):https://belem.ru/node/3929