“Бүгенге көндә юристларны ялкаулар гына әзерләми”. - ди Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко.
Юрист дипломы биргән югары уку йортларын киметеп һәм бу белгечлектә читтән торып уку бүлекләрен кыскартып булчак юристларны әзерләү сыйфатын үстерергә кирәк, дип саный Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко. “Законнар системасының нәтиҗәлелеге һәм заманча юридик технологияләр” исемле конференциядә чыгыш ясаганда министр түбәндәгеләргә басым ясады: “Бүген Россиядә 700 мең студент юрист дипломын алып чыга. Ләкин алар арасында чын юристлар санаулы гына”. Министр фикеренчә, бүген юридик сферада кадрлар әзерләү бик үк әйбәт алып барылмый икән.
Министр хәбәр итүенчә, Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм хакимият юристларны әзерләү буенча катгый чаралар кабул итәргә җыена. “Бу беренче чиратта, белем алучыларның мәнфәгатьләрен кайгырту максатыннан эшләнелә”, - ди ул. Чөнки югары уку йортына кергән кеше сыйфатлы белем алырга хокуклы.
Әйтик, чара дигәндә, киләчәктә юристларны классик саналган университетларда һәм махсуслашкан юридик югары уку йортларында гына укытырга мөмкиннәр.
Министр әйтүенчә, “бүгенге көндә юристларны ялкаулар гына әзерләми”. Баксаң, элеккеге авыл хуҗалыгы, траспорт техникумнары да юрист дипломын биреп маташа икән. Нәтиҗәдә, юристлардан буа буарлык, ләкин арада тиешенчә хезмәт күрсәткәннәре генә бик аз. “Бер кемне дә үпкәләтәсем килми, ләкин филиаллар һәм профильле булмаган югары уку йортлары саны артты”, - ди министр. Әлбәттә, моның белән көрәшергә, хәлне үзгәртергә кирәк.
"Единое окно" сайты ярдәмендә әзерләнде.