Заман тәрбиячесе нинди булырга тиеш?
Һөнәрләр бик күп. Кайсын гына алсаң да, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре була. Дөрес, без катлаулы заманда яшибез. Көннән көн эшсезлек, инфляция арта. Кем көчле, шул бай тук, дибез. Ләкин бу алай түгел. Әгәр шулай уйласак, без киләчәкне матур, ямьле итеп күрә алмыйбыз, кулыбыздагы җимеш агачларын корытабыз. Нинди генә чорда яшәсәк тә, без намуслы хезмәт кешеләре булып көн итәргә тиешбез. “Тырышкан табар, ташка кадак кагар” дигән мәкаль һөнәр белгән һәр кешегә туры килә. Һөнәре булса, авырлыктан курыкмаса, эш яратса, һәркем үзен иң бәхетле кеше дип саный ала.
Әлегәчә иң абруйлы һөнәрләр булып икътисадчы, юрист, менеджер, программист кебек белгечләр исәпләнә. Һөнәр сайлаганда күпләр еш кына нигезләнмәгән мәгълүматка, модага иярә.
Ә менә мин үзем тәрбияче һөнәрен сайларга телим. Кечкенә чагымда мин дә хоккеист булырга хыялланган идем, әти-әнием мине төрле спорт секцияләренә йөрткәннәр иде. Көннәрдән-беркөнне тыныч кына аккан тормыш елгасының агымы борылды. Шул агым минем дә тормышымны үзгәртте. Хәзерге көндә Казан шәһәренең 6 номерлы кадет интернат-мәктәбендә тәрбияләнәм. Безнең һәр көнебез һәм һәр сәгатебез тәрбиячеләр белән аралашуда үтә. Тәрбиячеләребез күбебезгә әти-әниләрен дә алыштыра. Алар безнең киңәшчебез, сердәшебез, ярдәмчебез, юатучыбыз да.
Минем уйлавымча, заман тәрбиячесе нинди булырга тиеш соң?
Бу сорауга җавап бирер өчен, татар халкы өчен изге булган сан - 7 төрле заман таләпләрен куяр идем:
- кешелекле, балаларны яратучан;
- татар, рус һәм инглиз телләрен камил белергә, матур тавыш белән ягымлы һәм ышандырырлык итеп сөйләшә белергә;
- киң эрудицияле һәм яңалыкка омтылучан;
...
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Заман тәрбиячесе нинди булырга тиеш? ("Мин туган телемдә сөйләшәм" иҗади эшләр бәйгесе) | 11.07 KB |