Татар телле лагерь
2 Jun, 2008 Сылу
Татар телен өйрәтүче лагерьда ял итәсең киләме? Нәкъ синең өчен Казан шәһәренең яшел зонасында “Заречье” лагеры эшли.
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, бирегә юллама Татарстан Республикасы бюджетыннан түләнелә. Шуңа күрә һәр регионга квота (максималь путевкалар саны) билгеләнгән. Бер регионга – 6 балалык юллама.
Лагерь 7 июнь көнне ишекләрен ача, ашыгыгыз!
Гаризаларны 6 июльгә кадәр түбәндәге адрес буенча юлларга: Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы - e-mail: gumerova@tatedu.ru яисә тел./ф.: (843) 292-00-05.