Татар әдәбиятын А.Г.Яхин методикасы нигезендә укыту үзенчәлекләре
Җәмгыять үсешенә бәйле рәвештә, укыту процессы һәрвакыт үсеш-үзгәреш кичерә. Бүгенге көндә мәгариф өлкәсендә яңарышларның төп таләбе-укучыларны мөстәкыйль фикерләргә өйрәтү. Бу максаттан укытучыларга сайлап эшләү өчен төрле программалар тәкъдим ителде. Әлеге яңалык әдәбият укытуга да карый. Соңгы вакытта әдәби әсәрләрне яңача аңлату, фараз итү барлыкка килде. Рус мәктәпләрендә эшләүче укытучыларга балаларны әдәби әсәрнең серләренә төшендерү җиңел эш түгел. Нигезендә, дәрестә генә ана телендә аралашкан балаларда, без әдәбиятка кызыксыну уятырга тиеш. А.Яхин методикасы рус мохитында тәрбияләнгән, көндәлек аралашуы рус телендә булган балаларның да фикерләү сәләтен үстерүгә этәргеч бирә. Мондый балаларга әдәбият укыту җиңелләрдән түгел, әмма бу методикага нигезләнеп эшләгәндә,аларда кызыксыну уята. Программага кертелгән күләмле әсәрләр эчтәлеге, мәгънәсе, сәнгатьчә бизәлеше сакланырлык итеп кыскартылган. Аларның үзенчәлеге-әхлак тәрбиясе бирүдә үзенчәлекле урын алып тора. Барлык әсәрләрдә дә рәхимлек, гаделлек, яхшылык, матурлык бар. “Яхшылыкка-яхшылык белән җавап бирерләр”, “начарлык эшләсәң, җәзасын алырсың”, “кешеләрне хөрмәт итсәң, үзеңне хөрмәт итәрләр” кебек тәрбияви моментларга зур урын бирелә. Бу методика белән эшләгәндә рус телендә уйлаучы балаларны да эзлекле фикер йөртергә өйрәтә,укучының сөйләм телен үстерә. Сорауларга җавап биргәндә бер калыпка салып, ә монда үз фикерләрен әйтеп бирергә өйрәнәләр. Һәр укучы дәрестә актив катнаша, эзләнә һәм үз көченә ышаныч таба. Бу методика укучыларны иҗади һәм логик фикер йөртергә күнектерү белән беррәтән, алган белемнәрен тормышта үзлегеннән файдаланырга ярдәм итә.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Татар әдәбиятын А.Г.Яхин методикасы нигезендә укыту үзенчәлекләре | 22.12 KB |
Фикерләр
gulnur.ahunova@...
21 Октябрь, 2013 - 21:47
Permalink
А.Яхин технологиясе буенча
А.Яхин технологиясе буенча
gulnur.ahunova@...
21 Октябрь, 2013 - 21:47
Permalink
А.Яхин технологиясе буенча