"Мин гаиләмне яратам" бәйгесе җиңүчеләре билгеле
Агымдагы елның март-май айларында “Мин гаиләмне яратам” исемле республикакүләм конкурс уздырылды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, әлеге чарага нәтиҗәләр чыгарылган. Конкурсны Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы “Татарстан яшьләре” газетасы белән берлектә оештырган. Талантлы яшьләргә ярдәм итү, җәмгыять үсешендә гаиләнең зур ролен күрсәтү, гаиләңә, туган ягыңа, Ватаныңа мәхәббәт уяту - әлеге иҗади бәйгенең төп максаты.
Үзләренең иҗат җимешләрен республикабыз гомуми белем бирү оешмаларында 8-11 сыйныфта белем алучы малай һәм кызлар юллаган. Эшләр саны – 300дән артык. Яр Чаллы, Казан шәһәрләре, Кукмара, Тукай, Сарман, Әлки, Теләче районнары аеруча актив катнашканнар.
Күптән түгел конкурска нәтиҗәләр чыгарылып, балаларны тантаналы рәвештә котлау чарасы узды. Ә без сезгә җиңүчеләрнең исемнәрен атыйбыз:
1нче урын – Ләйсән Хәйруллина, Яр Чаллы шәһәре Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатның 9 сыйныф укучысы;
2нче урын – Дилүс Хәйбуллин, Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы;
3нче урын – Луиза Степанова,Сарман районы Ләке урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы.