Укучыларның иҗади эшчәнлеген һәм активлыгын үстерүдә эшлекле уен
Хәзерге вакытта шәхеснең эчке ихтыяҗы, активлыгы, сәләте аның психологик һәм педагогик үсешен билгеләүче төп фактор булып санала. Яшүсмерләрнең күпчелеге пассив тормыш алып бара, төрле чаралардан читтә калуны кулай күрә, мәктәптә алган белемнәрне кирәксез саный. Булган белемнәренең тормышта ничек, кайда куллану мөмкинлеген аңламау һәм һөнәр сайлауда кыенлыклар... Ә җәмгыятебезгә исә тирән белемле, әхлакый яктан тотрыклы, инициативалы, иҗади шәхесләр кирәклеге көннән-көн актуальләшә. Бу проблеманы хәл итүдә тормышка яраклашкан уеннар ярдәм итәргә мөмкин.
Белемле яшүсмерләр үз шәхси дөньяларын булдырырга омтылалар. Алар үз яшьләренә караганда өлкәнрәк күренергә, башкача киенергә, олыларча фикер йөртергә тырышалар. Фантазияләрен эшкә җигеп, төрле уеннар уйныйлар. Шунлыктан, тәрбия һәм укыту процессында балаларның омтылышларын, теләкләрен исәпкә алып эшләү, аларны тормышчан уеннар ярдәмендә оештыру зарур. Төрле сыйныфларда үткәрелә торган уеннар яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып үткәрелергә тиеш.
Бу проект 10-15 яшьлек мәктәп укучылары өчен тәкъдим ителә. Тел өйрәнүдә уен элементларына тукталу – тәрбия һәм укыту эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүдә зур урын били. Балаларның үзара мөнәсәбәтләре, бер-берсенә таләпчәнлекләре, тел байлыгын арттыру максатыннан төрле чыганакларны өйрәнүләре, һәр мәсьәләгә иҗади якын килергә омтылышлары күп көч, түземлек сорый һәм алга таба уңай нәтиҗәләргә ирешергә, аларда мөстәкыйльлек, оештыру сәләтен үстерергә ярдәм итә.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Укучыларның иҗади эшчәнлеген һәм активлыгын үстерүдә эшлекле уен | 5.94 MB |