Ульяновск халкы татар милләте белән таныша
12 октябрь көнне Ульяновск халкына татар милләте, аның үзенчәлекле мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге туган - әлеге төбәктә гомер итүче милләттәшләребез шәһәрдә татар теле һәм мәдәнияте көнен билгеләп үткәннәр.
Чарада 500дән артык кеше катнашкан. Алар өчен бик күп кызыклы чаралар оештырылган. Татар милли киемнәре, татар телендәге китаплар күргәзмәсе, татар милли ризыкларыннан сыгылып торган өстәлләргә бай татар йорты кебек экспозицияләр берәүне дә битараф калдырмады, дип уртаклаша оештыручылар.
Чарага килүчеләр сүзләренә караганда исә, аларга иң ошаганы нәкъ менә милли ризыклардан авыз итү булган - чәкчәк, өчпочмак, бавырсак һәм пәрәмәч кебек камыр ризыклары тиз арада үзләренең «хуҗа»ларын тапкан.
Иң көтеп алынган чара - татар телендәге концерт программасы булган. Монда өлкәнең татар милли үзәкләре генә түгел, ә кечкенә балаларга кадәр татар телендә чыгышлар ясаганнар. Бәйрәмнең иң мәртәбәле кунагы - Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов Ульяновски халкына үзенең иң яхшы җырларын бүләк иткән, дип хәбәр итә Ульяновски шәһәренең үзәк сайты.