Чит җирләрдә татар телен өйрәнергә теләүчеләр бихисап
Уку елы башлану белән чит төбәкләрдә гомер итүче милләттәшләребез бер-бер артлы татар теленә өйрәтү курслары ачып җибәрә. Бактың исә, Тукай теленә өйрәнергә телүчеләр быел бигрәк тә күп икән.
Әлеге курсларның төп максаты телне өйрәтү генә түгел, ә кешеләрне татар милләте белән таныштыру, татар яшьләрендә туган телләренә хөрмәт уяту, аларны милләтпәрвәр шәхесләр итеп тәрбияләү.
Мисал өчен, 2 октябрь көнне Ижау шәһәренең Дуслык йортында татар теленә өйрәтү курслары эшли башлаган. Әлеге бушлай дәресләргә теләге булган һәркем йөри ала. Монда укучыларны тел белемнәре буенча ике төркемгә бүлеп укыталар. Беренче төркемгә татар телендә бөтенләй дә сөйләшә белмәүчеләр керә. Алар алфавит өйрәнә, аваз һәм хәрефләр белән таныша. Дәресләргә йөрүчеләргә татар халкы тарихы, аның гореф-гадәтләре турында да мәгълүмат бирелә. Бу аларга татар теленең үзенчәлекле якларын тизрәк аңларга ярдәм итә, дип саный оештыручылар. Ә инде икенче төркемдә татар телен әзме-күпме белүчеләр яки инде сөйләшүчеләр укый.
Шундый ук курслар Төмән өлкәсендә дә оештырылган. Татар мәдәнияте үзәгендә үтә торган бу дәресләр балалар һәм зурлар өчен аерым уздырыла. Уку-укыту процессы исә төркемнәрдә бара. Теләге булганнар индивидуаль курсларга да языла ала. Укучылар өчен татарлар тормышы белән бәйле төрле мәдәни чаралар уздыру да каралган.