belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Укытучылар көне белән!

Укытучылар көне белән!

5 Oct, 2012 root 2
Укытучылар көне белән!

Бу тормышта һәркемгә кайчан да булса укытучы ролен башкарырга туры килә. Апа-абый булгач эне-сеңелләр, әти-әни булгач үз балаларың, әби-бабай булгач оныкларың өчен. Әмма укытучы хезмәтен, укытучы вазифасын тиешенчә алып бару өчен педагогик сәләт сирәкләргә генә бирелә.

Кемнәрнеңдер үз балаларыннан кеше ясарга көчләреннән килә. Шул ук вакытта, кызганыч, бүгенге көндә тиешле тәрбия алмаган, дөньяда үзенә лаеклы урын һәм шөгыль таба алмаган балалар да юк түгел. Замананың авырлыкларына карамастан, кемнәрдер 4-5 бала тәрбияләп алардан кеше ясый, кемнәрдер бердәнбер балаларын да кеше итә алмый...

Ә Укытучы... Укытучы кулында бер бала язмышы гына түгел. Укытучы кулында дистәләгән, йөзләгән, меңәрләгән балаларның язмышы һәм киләчәге. Һәм елдан-ел алар саны арта гына бара.

Әлеге котлауларыбызны кабул итеп алыр алдыннан уйланыгыз, бу котлавыбыз нәкъ менә Сезгәме? Котлыйбыз дип язган сүзләребезне чыннан да кабул итеп алырга булдырасызмы? Сез Укытучымы? Җырларда җырланган кебек сез Гаделме? Сабырмы? Күркәмме? Галимме? Сезгә әлеге җырларда җырлана торган Укытучы булу өчен ниләр җитми? Сабырлыкмы? Гаделлекме? Белемнәрме?

Укытучы! Бу котлавыбыз нәкъ менә бары тик Сезгә атап языла! Баш хәрефтән Укытучыга, баш хәрефтән Сезгә! Сезнең күркәм, галим, сабыр һәм гадел кеше булуыгызны телибез. Мәктәпне тәмамлап чыгып тормышта үз юлын тапкан бәхетле балаларыгыздан һәм аларның ата-аналарыннан бик күп рәхмәт сүзләрен ишетүегезне һәм хөрмәт күрсәтүләрен телибез. Ныклы сәламәтлек, белемнәрегез һәм дәрәҗәгезнең артуын телибез, балаларыгызның күзләрендә һәрвакыт белемгә омтылып очкыннар уйнасын!

Бәйрәм белән Сезне!


Ихтирам белән, "Белем.ру" порталы коллективы исеменнән порталның җитәкчесе Раил Гатауллин

Likes: 
 

Фикерләр

Кунак сурәте

Кунак

5 Октябрь, 2012 - 19:11

Permalink

Һөнәри бәйрәмебез котлы

Һөнәри бәйрәмебез котлы булсын, хөрмәтле хезмәттәшләр!

Ильфар сурәте

Ильфар

5 Октябрь, 2012 - 10:08

Permalink

Бәйрәм белән!!!


URL (яңартылу датасы: 04.10.2012 - 23:53):https://belem.ru/node/3871?page=0