Россия Фәннәр академиясе яңа президент сайлый
30 May, 2008 Сылу
ИТАР-ТАССның соңгы хәбәрләренә караганда, шушы минутларда Россия Фәннәр академиясе алдагы биш елга президент сайлый. Бу урынга өч кандидат-академик бар: математик, физик һәм биолог. Шушындый ук сайлау-җыелышның соңгысы 2001 елда уздырылган булган.
Әлеге урынга дәгъва кылучылар арасында Фәннәр академиясенең соңгы президенты 72 яшьлек Юрий Осипов та бар. Аны Фәннәр академиясе составында булган 13 фәнни тармак һәм региональ бүлекләрнең 11е тәкъдим иткән. Киләсе кандидатлар – Владимир Фортов һәм Валерий Черешневларны исемлеккә берәшәр бүлек керткән.