belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Кәгазьдә хисап кирәкми

Кәгазьдә хисап кирәкми

23 Sep, 2012 root 2
Моннан соң төбәкләрдәге мәгариф бүлекләре кызыксындырган сорауларга җавапны сайт

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы төбәкләргә, мәктәпләрдән хисапларны кәгазь формада сорамаска, дигән рәсми хат җибәргән. Барлык кирәк­ле мәгълүматлар мәк­тәп сайтында урнаштырылырга тиеш булачак. Министрлык каршындагы яңа иҗтимагый советның күптән түгел узган киңәшмәсендә дә укытучылар белем бирәсе урынга кәгазь боткасына батуларын белдерде. Чөнки белем йортларыннан төрле төрдәге мәгълүмат соратулар артык ешаеп китте.

Моннан соң төбәкләрдәге мәгариф бүлекләре кызыксындырган сорауларга җавапны сайт­тан мөстәкыйль рәвештә ала торган булачак. Аларга планлы тикшерүләрне елга бер мәртәбә, ягъни мәктәпнең укуга әзерлеген тикшергән вакытта уздыру тәкъдим ителә. Шулай ук мәктәпләрдән сайтка үз эшчәнлеге турында күбрәк мәгълүмат кую соралачак. Директор, аларның урынбасарлары яңача түләүгә күчү кысаларында укытучыларның эш сыйфаты турында мәгълүматны ярты елга бер мәртәбәдән дә ким җыймаска тиеш. Шулай ук кәгазь журналлар тутыру да мәҗбүри булмас дип өметләник.

«Ватаным Татарстан» материаллары буенча

Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat

Likes: 
 

Фикерләр

Ильфар сурәте

Ильфар

27 Сентябрь, 2012 - 10:09

Permalink

Мәктәпләрне тикшерәләр?!.

Сүз уңаеннан карап чыгыгыз. Барысын да түгел, әмма белеп тору зыян итмәс: http://qushlawich.ru/node/262

Ильфар сурәте

Ильфар

25 Сентябрь, 2012 - 22:15

Permalink

Чынга ашса...

Бу планнарның чынга ашуын көтәбез...


URL (яңартылу датасы: 23.09.2012 - 11:41):https://belem.ru/node/3861