belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Уңыш бәйрәме. “Сөмбеләдә кунакта”

Уңыш бәйрәме. “Сөмбеләдә кунакта”

23 Sep, 2012 root 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Габделхакова Фәйрүзә Хәсият кызы
Ресурс авторы: 
Габделхакова Фәйрүзә Хәсият кызы, РТ Саба районы Эзмә урта мәктәбенең I категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

Сентябрь – латин сүзе september җиденче дигәнне аңлата. Борынгы Римлыларның Яңа елы 1 марттан башланган, шуңа да инде сентябрь җиденче ай була.

Бу ай авыл хуҗалыгында бик җаваплы ай: уңыш җыеп алу вакыты. Элекке җирле календарьларда аның исеме “ашлык сугу ае” дип аталган.

Октябрь – сигезенче ай. Шулай ук латин сүзе – сигезенче дигәнне аңлата. Белүегезчә, борынгы Римда Яңа ел 1 гыйнвардан түгел, ә 1 марттан башлана. Шуңа да октябрь сигезенче ай була. Ә безнең халык телендә елның бу мизгеле “кара көз” дип йөртелә. Ни өчен “Кара көз” дип атыйлыр? Аңлатып карагыз әле? (җаваплар тыңлана)

Ноябрь – novem дигән латин сүзеннән барлыкка килгән. Димәк, тугызынчы ай. Календарь буенча ноябрь көзнең соңгы ае булып исәпләнә. Ә безнең якларда ул еш кына кыш башы – җир шыгырдап ката; елга, күл өсләренә дә суык “балтасыз – тактасыз күпер” салып куя.

Сөмбелә. Дуслар, бәйрәмгә килгәнсез,

Гөлдәй матур киенгәнсез.

Ниләр китердегез көзгә –

Сөйләп бирегезче безгә!

Беркетелгән файлКүләме
Package icon Уңыш бәйрәме. “Сөмбеләдә кунакта”12.95 KB
Ресурс төре: 
Сценарий
Предметлар: 
Дин һәм йолалар
Педагогика һәм тәрбия
Табигать белеме
Сыйныфтан тыш чара
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 23.09.2012 - 00:45): https://belem.ru/node/3860