Чыңгыз Айтматовның “Беренче мөгаллим” әсәренә анализ (6 нчы сыйныфта әдәбият дәресе)

Беренче төркемгә сорау – әсәрнең төп герое, аңа характеристика.
Икенче төркемгә – авыл кешеләренең битарафлыгын Сез ничек аңлатасыз?
Өченче төркемгә – белемсезлек белән көрәшү нинди нәтиҗә бирә?
Дүртенче төркемгә – бу әсәрдә язучы нинди темаларны ачарга тырышкан?
Беренче төркем укучыларының җавабы: Үзе дә яңа гына язарга өйрәнгән, махсус белеме дә булмаган Дүшән, авылга кайтып, балалар укыта башлый. Ул бер нәрсәне бик яхшы аңлый – тормыш алга барсын өчен кешеләрне наданлыктан коткарырга кирәк. Үзенең хаклы икәнлеген сүз белән генә аңлата алмагач, эш-хезмәте белән исбатлый. Бер үзе ташландык сарайны “мәктәп” хәленә китерә, бөтен күңелен балаларга бирә. Ул балалар өчен беренче сүзләрне укырга, язарга өйрәтүче мөгаллим. Балаларның яңа тормышка чыгуларын кайгырта, үзенә берни дә таләп итми. Дүшәннең гомере кешеләргә эшләгән шәфкатьлелектән, изгелектән тора.
Икенче төркем укучыларының җавабы: Дүшән ташландык сарайны “мәктәп” хәленә китергәндә, кешеләр аннан көлеп мәсхәрәләп йөриләр. Халык аны башта аңлап бетерми. Бу яклардагы халык бик надан була. Алар белемне кирәк дип санамыйлар.
Өченче төркем укучыларының җавабы: Башта аңа сәер кеше итеп кенә караган авылдашлары аның тырыш хезмәтен, фидакярлеген күреп, акрынлап карашларын үзгәртә башлыйлар. Әсәр ахырында Дүшәннең хезмәтенең нәтиҗәләрен күрәбез – ул югары дәрәҗәләргә ирешә. Мәсәлән: аның укучысы Алтынай философ фәне докторы була.
Укытучы: Болардан чыгып нинди нәтиҗә ясыйбыз инде. Димәк, язучы Дүшән аркылы наданлык белән көрәшнең авыр булуын тасвирлый.
Дүртенче төркем укучылар: Әсәрдә белемгә омтылу темасы, яшь кызларның язмышы, кыргыз халкының тормышы сурәтләнгән.
Укытучы: Яхшы укучылар, чыннан да барлык милләтләрдә дә белемгә омтылыш бик көчле булган. Мондый патриотлар үзләре өчен генә тырышмаганнар, ә башкаларның да белемле булуын теләгәннәр.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
![]() | 11.26 KB |