Республика лагерьларында 1нче сменалар башлана
Июньнең беренче көннәрендә гомуми белем бирү оешмалары каршында һәм шәһәрдән читтә эшләячәк стационар лагерьлар балаларны кабул итү уңаеннан тантаналы чаралар уздырачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге.
2 июнь көнне
Әлмәт, Зәй, Чүпрәле, Тәтеш, Түбән Кама районнарында һәм Яр Чаллы шәһәрендә.
4 июнь көнне
Лениногорск районында “Исәнме, җәй!” исемле чара оештырыла.
6 июнь көнне
Чистай районы мәктәп лагерында “Тылсымчы хатасы” исемле бәйрәм атнасы ачыла.
9 июнь көнне
Тукай районында беренче сменада ял итүчеләр өчен ишекләр ачыла.
1 июнь көнне, сәгать 9.00 Әлмәт районының “Кояшлы” сәламәтләндерү лагерында 1 смена эшли башлый.
10 июнь көнне, сәгать 9.00 Чүпрәле районының “Акчарлак” сәламәтләндерү лагеры ишекләрен ача.
Шулай ук Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе уздырган “Игътибар, балалар” республикакүләм акциясе кысаларында барлык мәктәп яны лагерьларында балигъ булмаганнар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан тематик чаралар һәм спектакльләр күрсәтеләчәк.
4 июнь көнне ятим һәм караучысыз калган 50 бала Алушта шәһәрендә урнашкан “Алтын башак” исемле балалар сәламәтләндерү лагерына китә.
8 июнь көнне Татарстанның 100 талантлы баласы Анапа шәһәренә, “Бәхетле балачак” лагерына юл алачак.