belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Һәркемнең язмышы үз кулында (10 нчы сыйныф укучылары өчен тәрбия сәгате эшкәртмәсе)

Һәркемнең язмышы үз кулында (10 нчы сыйныф укучылары өчен тәрбия сәгате эшкәртмәсе)

13 Sep, 2012 root 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Гүзәлия Абдрахманова
Ресурс авторы: 
Татарстан Республикасы Нурлат районы Киекле урта мәктәбенең 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Абдрахманова

Кеше өчен иң әүвәле – намус, дигән,

Намусыңны сатып итмә табыш, дигән.

Байлык өчен илен-көнен саткан кеше

Ике дөнья өчен дә ул – явыз, дигән.

Икенче иң кыйммәтлесе – гакыл, дигән.

Гакылсызда тәүфыйк ягы такыр, дигән.

Гакылсызда намус та юк, иман да юк,

Ялганга ант итеп барын сатар, дигән.

Өченче иң кыйммәтлесе – әдәп, дигән,

Әдәп-көчле мәхәббәткә сәбәп, дигән:

Әдәпсездә бәхет тә юк, тәүфыйк та юк,

Кеше исеме күтәрүе гөнаһ дигән.

Дүртенче иң кыйммәтлесе – күңел, дигән,

Күңеле бозык кеше – кеше түгел, дигән,

Бозыкларга җир өстеннән асты яхшы,

Яшәмә дә, үлеп җиргә күмел, дигән.

Бишенче иң кыйммәтлесе – сабыр, дигән.

Сабыр кеше зур бәхетләр табар, дигән,

Бер дә юкка ачуланып дөнья бозу

Бер кайгыдан икенчегә салыр, дигән.

Беркетелгән файлКүләме
Package icon Һәркемнең язмышы үз кулында (10 нчы сыйныф укучылары өчен тәрбия сәгате эшкәртмәсе)77.78 KB
Ресурс төре: 
Дәрес планы
Предметлар: 
Педагогика һәм тәрбия
Сәламәтлек
Сыйныфтан тыш чара
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 13.09.2012 - 19:15):https://belem.ru/node/3837