Пенза авылларына татар теле дәреслекләре кайтты
Татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре җитмәү - Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез алдында торган иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Алар әлеге проблеманы хәл итү өчен кулларыннан килгәнчә тырыша.
Чит җирдә үз милләтеңә, аның гореф-гадәтләренә тугры калу бик авыр. Әлеге максатны тормышка ашыру өчен читтә гомер итүче милләттәшләребез җан-фәрманга тырыша. Бүген аларны борчыган иң зур мәсьәләрнең берсе - туган тел дәреслекләре җитмәү. Шулай да, алар бу хәлдән чыгу юлларын таба.
Күптән түгел генә Пенза өлкәсендәге өч татар авылына Татарстаннан өр-яңа татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре кайтып төшкән, дип хәбәр итә PenzaNews сайты. Зур Труев, Бестянка һәм Татар Канады авылларын әлеге истәлекле вакыйга белән сөендерүче - «Балкыш» хәйрия фонды идарәсе рәисе Җиһанша Туктаров.
«Татар телен саклап калу һәм үстерү безнең өчен хәзер аеруча мөһим. Бүген яшьләр татар телен камил белми. Ә бит ул гади аралашу чарасы гына түгел. Татар теле - безнең халыкның мәдәнияте дә. Ул аның милли байлыгын, традицияләрен, гореф-гадәтләрен билгели», дип саный Җиһанша Туктаров.
Дәреслекләрдән кала, ул Пензада яшәүче милләттәшләребезне «Сөембикә» журналлары һәм «Пенза мәҗлесе» дигән газеталар белән дә «баеткан».