Мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләрендә ата-аналар белән эш
Мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләрендә ата-аналар белән эш, һәр гаиләгә дифференциаль якын килеп алып баруны күздә тота. Шунлыктан, гаиләләр, әхлакый яктан бәяләнеп, якынча 5 төргә бүлеп карала.
1 нче төргә югары әхлакый мөнәсәбәтләргә корылган гаиләләр керә. Биредә мораль яктан сәламәт мохит хакимлек итә, балаларга үз сәләтләрен үстерү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырыла. Тәрбия эшенә тәрбияче-педагогның еш катнашуы таләп ителмәсә дә, кайбер очракларда, балаларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып, аерым киңәшләр бирү урынлы була.
2 нче төр гаиләдә ата-аналарның үзара мөнәсәбәтләре канәгатьләнерлек, ләкин балаларга тиешле юнәлештә уңай тәрбия бирү җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Ә инде бу очракта ата һәм анадан артык зур игътибар сизгән балада эгоистлык чаткылары канат җәю күренеше күзәтелергә мөмкин. Шунлыктан бу төр гаиләдә үскән бала да тәрбияче күзеннән читтә калырга тиеш түгел.
Конфликтлы гаиләләрне 3нче төргә кертергә була. Мондый гаиләләрдә ата-аналар үзара мөнәсәбәтләрне ачыклау белән мәшгуль, ә балалар исә арткы планга күчә. Бу очракта балаларны тәрбияләү турында бөтенләй сүз дә була алмый, һәркем үз көенә яши бирә. Шуңа күрә, үсеп килүче шәхесне югалтмау, гаиләдәге микроклиматны уңай якка үзгәртү юнәдешендә тәрбиячедән актив эшчәнлек таләп ителә.
4 нче төр гаиләдә читтән караганда бар да тәртиптә кебек, ләкин рухи яктан ярлылык хөкем сөрә, чын әхлакый кыйммәтләр сакланмый, буыннар алмашында бәйләнешләр юкка чыга бара. Ләкин балалар да тышкы яктан ялтырау позициясен саклап, шуннан читкә тайпылырга тырышмыйлар, тәрбия эшендә бик күп авырлыклар тудыралар.
5 нче төрдәгеләр – авыр гаиләләр. Аларга дорфалык, гауга чыгарырга омтылу, тәртипсезлек күренешләре хас. Әлеге гаиләләр, билгеле, тәрбияченең даими игътибарын, хәтта, кайбер очракларда бала мәнфәгатьләрен яклау максатыннан, җәмгыятьнең актив катнашуын таләп итә.
Педагог – тәрбиячеләрнең ата-аналар белән эшен оештыруны, аларның тәрбия эшендәге компетентлыгыннан чыгып, якынча 3 төркемгә бүләргә мөмкин:
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләрендә ата-аналар белән эш | 13.04 KB |