Веб-программалау буенча мәктәп укучылары өчен профиль смена
10 Sep, 2012 root 0
22-28 сентябрь көннәрне "Байтик" лагере (Крутушка) базасында IT-JUMP программасы кысаларында мәктәп укучылары өчен веб-программалау буенча профиль смена эшли башлый. Әлеге сменада катнашу өчен веб-программалау яисә башка төр программалау теле (Pascal, C һ.б.) нигезләре белән таныш булган мәктәп укучылары чакырыла.
Укучыларга дәресләрне КНИТУ-КАИ, «ТИСБИ», ICL КПО ВС, ИТ-Парк, төрле ИТ-фирма белгечләре бирәчәк.
Гаризалар тапшыру өчен электрон адрес: centrito_baitik@mail.ru.
Телефоннар: 8 (84365) 75-5-03 8-9061-102-157 (Татьяна Ильинична Демагина).
Тулырак мәгълүмат: http://edu.tatar.ru/baitik