Сочи татарлары туган телне өйрәнә
Күптән түгел генә Сочида Ислам дине нигезләре һәм татар телен өйрәтү буенча якшәмбе мәктәбе эшли башлаган. Шәһәр татарлары арасында ул тиз арада популярлашып киткән.
Әлеге якшәмбе мәктәбе «Ясин» мөселманнар берләшмәсе каршында оештырылган. Дәресләргә Ислам дине нигезләре, татар халкы, аның тарихы һәм гореф-гадәтләре белән кызыксынган һәркем йөри ала. Оештыручылар сүзләренә караганда, шәһәрдә мәктәп ачу идеясе инде күптән булган һәм, ниһаять, әлеге эшчәнлекне тулысынча тормышка ашыру мөмкинлеге туган. «Мәктәпне ачканда укучылар булырмы икән, дип борчылган идек. Аллага шөкер, күпләр бу яңалыкны бик тиз күтәреп алды. Иң сөендергәне - аларның күбесе яшьләр», дип сөйли оештыручылар.
Мәктәпнең иң яхшы ике укучысы Казан шәһәрендә узган Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашкан. Әлеге чарадан алар татар телен, гореф-гадәтләрен саклап калу, үстерү турында өр-яңа идеяләр белән кайтканнар.
Шушы көннәрдә генә Сочи яшьләре зур җыелыш уздырырга планлаштыра. Анда өр-яңа проектлар, милли мирасны саклап калу юллары турында фикер алышачаклар. Быел Сочида нинди милли бәйрәмнәр һәм кичәләр оештырылачагы да нәкъ менә шушы утырышта хәл ителер, дип көтелә.