belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Х.Туфанның тоткынлык чоры иҗаты. “Агыла да болыт агыла”, “Кайсыгызның кулы җылы?” шигырьләренә анализ

Х.Туфанның тоткынлык чоры иҗаты. “Агыла да болыт агыла”, “Кайсыгызның кулы җылы?” шигырьләренә анализ

4 Sep, 2012 root 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Хәсән Туфан
Ресурс авторы: 
Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре МАГББУ “47нче кадетлар мәктәбе”нең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Арсланова Әзһәрия Рафис кызы

Х. Туфан – олы һәм фаҗигале язмышлы әдип. 40-50 нче елларда язылган әсәрләре – иҗатының иң югары ноктасы. Әдипнең лирик геройлары да түземле, сабыр, көчле ихтыярлы. Шагыйрьнең тоткынлык еллары иҗатының кыйммәтен билгеләп, әдәбият галиме Н.Юзиев болай дип язды: “М.Җәлил, Ф.Кәримдә генә түгел, Х.Туфанда да татар шагыйренең намусы, татар шагыйренең көче, куәте сыналды”. Ә инде әдип әсәрләренең генә түгел, үзенең шәхси үзенчәлекләре турында Г.Бәширов: “Шагыйрьләр хакында сүз чыкканда, гадәттә, поэзия яши, - диләр.

Х.Туфанны исә, мин, ул үзе шигырь булып яши дияр идем, чөнки Туфанны шигърияттән, шигырьне Туфаннан башка күз алдына да китерү мөмкин түгел. Ул – шигъри образга, шигърият дөньясына гашыйк кеше. Шигырьнең теләсә нинди киртәләрне җимерерлек тылсымлы көче барлыгына Туфан кебек чын күңелдән инанган башка кешене мин белмим”, - ди.

Беркетелгән файлКүләме
Package icon Х.Туфанның тоткынлык чоры иҗаты. “Агыла да болыт агыла”, “Кайсыгызның кулы җылы?” шигырьләренә анализ (11нче сыйныф)16.25 KB
Ресурс төре: 
Дәрес планы
Тематика: 
Хәсән Туфан
Предметлар: 
Татар әдәбияты
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 15.09.2012 - 14:22):https://belem.ru/node/3813