Россиядә 17 меңнән артык укытучы җитми...
30 Aug, 2012 Раил Гатауллин 0
Россиядә 17 меңнән артык укытучы җитми... Бу турыда хөкүмәт утырышында Россия мәгариф министры Дмитрий Ливанов белдерде. Иң зур дефицит - чит телләр, физика, математика, физкультура укытучылары.
Ул хәбәр иткән мәгълүматлар буенча Россиядә зур булмаган демографик үсеш тә бар - быел беренче сыйныфка укырга барачак укучылар саны узган ел белән чагыштарганда арта төшкән. Чыгышта әйтелгәнчә, Россиядә 102153 уку учреждениесе бар, анда 30 миллионнан артык бала укый. Мәктәпләрдә укучылар саны быел 13 миллион чамасы булачак, ә беренче сыйныфка 1,5 миллион чамасы бала киләчәк.