Сүз төркемнәре темасын кабатлау-гоумимиләштерү
26 Aug, 2012 root 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Казан шәһәре Идел буе районы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 95 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Минашаева Гүзәлия Фәрит кызы
- Укучылар, экрандагы хәрефләргә игътибар итегез әле. (Экранда түбәндәге хәрефләр язылган: з у с д о р г ы м н а р ы). Сез бу хәрефләрнең парларын әйтергә тиешсез. Нинди сүз килеп чыкты?
- Сүз төркемнәре. Димәк, без сезнең белән сүз төркемнәрен кабатлаячакбыз.
- 2 нче сыйныфта сүзләрне, грамматик мәгънәләренә карап, төркемнәргә бүлгән идек. Шул төркемнәрне исемнәрен искә төшерик. Аның өчен түбәндәге биремне эшлибез. (Экранда сүзләр чыга).
1. Әни, Азат, сандугач, сыерчык, төлке, аю, йокы, Чистай.
2. Ак, татлы, әче, җиңел, авыр, кыю, куркак, юан, нәзек.
3. Ура, себерә, юа, йөгерә, бөгелә, йоклый, җырлый, шатлана.
(Җаваплар тыңланыла.Сүз төркемнәренең гр.билгеләре искә төшерелә.)
- Димәк, нинди сүз төркемнәрен өйрәндек? (Экранда чыга)
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Сүз төркемнәре темасын кабатлау-гоумимиләштерү | 11.09 KB |
Ресурс төре:
Предметлар: