28-29 августта мәгариф мәсьәләләре буенча кайнар линия телефоннары эшләячәк
28-29 августта халыкка хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан мәгариф мәсьәләләре буенча "кайнар линия" телефоннары эшләячәк. Мәгариф учреждениеләрендә укучылар, аларның ата-аналары һәм укытучылар кайнар линия телефоннары аша мәгариф системасының төрле аспектларына кагылышлы сораулар бирә ала.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил аппараты, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкил аппараты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, шулай ук “Татарстан Республикасы Яшь юристлар берлеге” һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы иҗтимагый яшьләр палатасының хокукый мәсьәләләр буенча комиссия вәкилләре мәгълүмат бирә ала, бәхәсле мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәчәк.
Консультация 10.00-17.00 сәгатьләрдә 8(843) 236-40-62 , 236-40-98, 236-29-39 телефоннары аша биреләчәк.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat