Балалар өчен яңа бәйге
«Ак Барс Созидание» хәйрия фонды Гаилә елы һәм Халыкара балаларны саклау көне уңаеннан яшь рәссамнар өчен бәйге оештыра, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге. Бу чарада яше 6-15 булган кызлар-малайларның катнашу мөмкинлеге бар.
Бәйге 1нче июнь көнне Казан шәһәренең Курская урамы 23 йортында узачак. Рәсемнәрнең тематикасы да билгеле –“Киләчәгем йорты”.
Конкурста катнашу өчен эшләрне чара оештырылачак адрес буенча алып килү сорала. Жюри тәкъдим ителгән рәсемнәр арасыннан аеруча үзенчәлеклеләрен сайлап алачак. Рәсемнәрнең эшләнешенә генә түгел, билгеләнгән теманы ачып бирүе дә игътибарга алыначак. Җиңүчеләр, үз чиратында, кыйммәтле бүләкләр алачак. Өстәвенә, иң шәп эшләрне алда кызыклы күргәзмә көтә. Алдагы ике атна дәвамында бу эшләрне чын рәссамнар бетон өслеккә төшерәчәк.
Чараның тантаналы бүләкләү өлеше һәм барлык катнашучылар өчен әзерләнгән махсус бәйрәм 1 июнь көнне сәгать 15:00дә узчак.