Тиздән баш миендәге фикерләрне укый башлыйлар
Америкадагы Пенсильвания штатының Принстон һәм Томас Джефферсон университетлары галимнәре баш миендәге хатирәләрнең һәм фикерләрнең аерым импульсларын исәпләп чыгара алганнар. Бу турыда хезмәтләрен алар күптән түгел The Journal of Neuroscience журналында бастырганнар.
Фәнни эзләнүләрдә катнашучылар Томас Джефферсон университеты хастаханәсендәге эпилепсия белән авырган һәм баш миенә операция ясалырга тиешле 46 пациентның баш мие эшчәнлеген өйрәнгәннәр. Пациентларның баш миләренә өстәмә электродлар тоташтырылган, алар баш миендә барган зур булмаган электр сигналларын теркәп барганнар (гади электроэнцефалография бу мөмкинлекне бирми).
Пациентларга исемлектән 15 очраклы сүз укырга һәм бер минуттан аларны шул ук тәртиптә уйда искә төшерергә кирәк булган. Сүзне хәтердә сакларга тырышканда аерым төр импульслар барлыкка килүе, аларны искә төшергәндә бу импульсларның кабатлануы күзәтелгән.
Экспериментта катнашучылар бу вакытта башка берни дә укымаганнар һәм башка берни дә уйламаска тырышканнар. Әлеге эксперимент шул рәвешле фикерләр һәм образларның аерым "нейрон күчермәләре" булуын раслый.