belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Балаларны саклагыз!

Балаларны саклагыз!

26 Jun, 2012 root 1
МЧС хезмәткәрләре

Җәй җитү белән күп кенә балалар әти-әниләренең игътибар үзәгеннән читтә кала - мәктәптә укытучыларның күзәтүенә өйрәнгән ата-аналар җәй җитү белән әлеге вазифаны үз өсләренә алырга ашыкмыйлар - балалар югалу, юл һәлакәтләре һәм суга бату очраклары ешая.

Шулай, 25 июнь көнне, 11-12 яшьлек 5 бала резин көймәләргә утырып Идел елгасына йөзеп кереп китәләр. Әмма елга эченә кереп киткән балаларның су агымын җиңеп кире ярга әйләнеп кайтырга көчләре җитми. Күңелләре сизенгән ата-аналар чаң сугалар, яр буендагы малайдан балаларының Идел эченә кереп китүләрен белеп МЧС чакырталар. Балалар елгада - Идел ярыннан 300 метр чамасы эчтә табылалар. Татарстан МЧС хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, бар да исән-сау.

Чыганак: http://kp.ru

Likes: 
 

Фикерләр

Раил Гатауллин сурәте

Раил Гатауллин

26 Июнь, 2012 - 19:13

Permalink

Татарстанда балалар югалу ешайды

Татарстанда балалар югалу ешайды: http://forum.belem.ru/index.php?showforum=103


Ихтирам белән, Раил Гатауллин


URL (яңартылу датасы: 26.06.2012 - 18:15):https://belem.ru/node/3744