“Бәйрәм” бәйгесе нәтиҗәләре билгеле
"Сабантуй" балалар һәм үсмерләр газетасы узган елның ахырында укытучылар һәм тәрбиячеләр арасында сценарийлар, скетчлар һәм пьесалар язу буенча "Бәйрәм" дип исемләнгән конкурс башлап җибәргән иде. Шушы берничә айда редакциягә үзләренең кулъязмаларын ике йөздән артык автор җибәргән (язмаларның игътибарга лаеклыларын "Сабантуй"га язылучылар даими рәвештә укып бара алгандыр). Һәм, ниһаять, узган атнада бәйгенең нәтиҗәләре билгеле булды.
"Сценарий авторларының күпчелеге кулъязмаларында балаларга күп төрле мәгълүмат бирергә тырышкан, алар хәйран бай эчтәлекле — авторларның төрле яклап эзләнүләре, иҗади якын килүләре күренеп тора. Шул ук вакытта бәйрәм кичәсендә күңел ачу элементлары булырга тиешлеген дә онытмаганнар — бала уйнап-шаярып мәгълүмат ала. Хәрәкәтле уен элементларының күп булуы да безгә ошады. Күп кенә язмаларда ике арадагы тыгыз элемтәгә басым ясала — балаларны актив эшчәнлеккә тартып, укытучы-тәрбияченең аларның танып-белүләрен арттыруы күзәтелә. Эшләргә бәя биргәндә без шулай ук аларда тәрбия элементларының ни дәрәҗәдә булуына да игътибар иттек. Кайбер авторлар редакциягә үзенең берничә кулъязмасын җибәргән — димәк, мондый бәйрәм кичәләре алар өчен гадәти күренеш санала.
Шул ук вакытта кемгә дә булса (профессиональ язучыга, таныш әкиятләргә һ.б.) ияреп кенә язылган сценарийларның да булуын әйтеп үтәргә кирәк — авторларның эшкә иҗади якын килүләре җитенкерәп бетми. Кайбер эшләр, авторлары бер-берсеннән ерак торган районнарда яшәсәләр дә, ни өчендер, бер-берсенә бик охшаш — моның сәбәбе үзләренә мәгълүмдер. Тагын шунысын искәртеп үтик: шигъри сценарийлар язучылар арасында танылган шагыйрьләр әсәрләреннән файдаланучылар белән беррәттән, шигырьләрне үзләре иҗат итәргә тырышучылар да бар. Ләкин ул шигырьләрне шактый эшкәртергә кирәк — балаларга ул килеш кенә тәкъдим итәргә ярамый. Шулай ук сценарийлардагы биремнәр арасында артык примитив, танып-белүне үстерүгә комачаулый торганнары да очрый — андыйлар турында да бераз уйланасы иде. Ә кайбер сценарийлар укучыларның нинди дә булса вакыйганы яисә күренекле кешенең биографиясен чиратлап сөйләүләренә генә кайтып кала — мондыйлар, мәгълүматка бай булса да, балаларда әлләни кызыксыну тудырмаска мөмкин.
Берничә авторның тулы адресы яисә исем-фамилиясе күрсәтелмәгән — кызганыч, без аларның эшенә бирелгән бәяне үзләренә җиткерә алмыйбыз." - дип яза үзенең интернет-сәхифәсендә газета редакциясе.
Конкурс нәтиҗәләре турында тулы мәгълүмат алу өчен, "Сабантуй" газетасының әлеге битенә күчәргә тәкъдим итәбез.