Казанда Сабан туйлары якынлаша
Казанда Сабан туе 23 июнь көнне узачак. Бәйрәмне шәһәрнең 3 урынында - Аккош күле, Мирный бистәсе һәм Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкларда зурлап уздыру күздә тотыла. Сабан туе чараларының тематик ягы инде күптән билгеле, мәйданнарда әзерлек эшләре гөрли. Дәрвишләр бистәсендә үтәчәк бәйрәм Сабан туеның символы булган Казан сөлгесенә багышланган булачак. Ә инде Мирный бистәсе Каенлыгы һәм Аккош күле буена баручылар исә Татарстанның тарихи-мәдәни мирас елы уңаеннан оештырылган тамаша карый алачак.
Интертат һәм kp.ru хәбәр итүләренә караганда, Мирный бистәсе янында Сабан туе 10.00 сәг. башланып китәчәк. Барлыгы 11 мәйданчык булыр дип көтелә. Татар авылы тормышын яктырткан тамашалар, балалар фольклор коллективлары чыгышларына өстенлек биреләчәк.
Дәрвишләр бистәсе янындагы каелыкта да бәйрәм 10.00 сәг. башланачак. Казан сөлгесенә багышланган тамашалар, балалар күргәзмәсе, сәнгать осталары һәм КВН командалары чыгышлары булыр дип көтелә.
Аккош күле янындагы Сабан туе мәйданында бәйрәм 11.00 сәг. башланып китәчәк. Эстрада артистлары, иҗат коллективлары чыгышлары, Татарстан Республикасында Тарих һәм мәдәният елына багышланган чаралар булыр дип көтелә.
Казанның үзендә дә бәйрәм рухы булыр дип көтелә. "Казан" ат спорты комплексында ат чабышлары, Кабан күлендә суда үткәрелә торган Формула-1 бәйгесе узачак.
Сабан туйларыгыз күңелле һәм матур булсын!