Мобиль зонтик (кулчатыр)
Бөекбританиянең Vodafone операторы Лондонда узачак Олимпиада уңаеннан кулланучылар өчен гадәти булмаган Booster Brolly дип исемләнгән мобиль зонт тәкъдим иткән.
Бу җайланма берьюлы берничә мәсьәләне хәл итү өчен каралган. Гади зонт булудан тыш ул мобиль телефон аккумуляторын кору җайланмасы һәм спутник антеннасы булып та тора. Әлеге кулчатырның тышкы өслегендә сыгылмалы кояш батареялары урнаштырылган. Алар барлыкка китергән электр тогы аккумуляторны кору өчен дә, сигналны көчәйтә торган антенна эшен тәэмин итү өчен дә кулланыла. Берәр кая ялга барырга җыенасың икән, телефон аккумуляторы утырыр яисә сигнал булмас дип борчылырга кирәк булмаячак та.
Әлегә мобиль зонт концепт буларак кына тәкъдим ителгән, якын арада аның сатуга чыгуы бик мөмкин. Booster Brolly проектының авторы - Лондондагы Университет колледжы докторы Кеннет Тон (Kenneth Tong).