Химиклар бәйрәм итә
Майның соңгы якшәмбесендә Россия һәм Бәйсез дәүләтләр бердәмлегенә кергән күп кенә башка илләрдә Химиклар көнен бәйрәм итәләр.
Химия индустриясендә эшләүче кешеләрнең һөнәри бәйрәме бездә 1980 елның 1 октябрендә СССРның Югары Советы Президиумы карары белән билгеләнә.
Тарихчылар фикеренчә, фәнни химиягә нигез 1661нче елда салына. Нәкъ шушы елда Ирландия галиме Роберт Бойль химиянең төп максатын билгели - элементларның составын өйрәнү һәм яңа элементлар эзләү. Ягъни, күпләр уйлаганча, гади металлардан алтын яисә дарулар ясау түгел.
Бу бәйрәм аеруча югары уку йортларының химия факультетларында күңелле уза. Әйтик, ИТАР-ТАСС хәбәр итүенчә, Мәскәү дәүләт университеты химиклары ел саен һәнәри бәйрәмнәренә исем бирә икән. Бу - Менделеев таблицасы элементлары исемнәре.