Законнар кайда туа? (Парламент сәгате)
- Укучылар, бүген без сезнең белән парламент сәгате үткәрергә җыйналдык. Аның темасы “Законнар кайда туа” дип атала. Безгә бүген парламентның төп функциясен ачыкларга кирәк. Игътибар белән мине тыңлагыз әле.
Безнең эрага кадәр IV гасырда яшәгән Кытай философы, идарәчесе Шан Ян үзе тарафыннан үткәрелгә реформалар халыкта кире реакция тудырыр дип махсус указ игълан итә. Указның максаты халыкны дәүләт законнарының көченә һәм дөреслегенә ышандыру була. Указда болай дип языла: кем дә кем шәһәрнең төньяк капкасы янында яткан бүрәнәне көньяк капка янына күчереп илтеп куя аңа 10 алтын тәңкә бирелә. Искиткеч зур түләү. Халык шакката, ләкин берәү дә кузгалмый. Бәяне 50 алтынга күтәрәләр. Ниһаять бер кеше табыла, бүрәнәне үз җилкәсенә салып кирәкле урынга илтеп куя. Аңа 50 алтынны бирәләр.
- Әйтегез әле, укучылар, әлеге хикәянең төп хикмәте нәрсәдә? Шан Ян нәрсәгә ирешә.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Законнар кайда туа? (Парламент сәгате) | 57.06 KB |