Сабантуйдан – универсиадага! Информатика һәм физик культурадан интеграль дәрес (6 класста "Лого-миры" бүлеге буенча кабатлау-гомумиләштерү дәресе)
Кадерле укучылар! Бʏген безнен гадәти дәрес тʏгел, ә физик культура дәресе белән берләштерелгән интеграль дәрес. Темасы да гади тʏгел: Сабантуйдан – Универсиадага! Бу ике төшенчәне ниләр бәйләгәнен сез яхшы беләсездер. Тынычлыкка хезмәт итʏче спорт бәйрәмнәре алар. Халкыбызныӊ милли бәйрәме Сабантуй кебек, бөтен дөнья яшьләрен берләштерʏче Универсиада тарихы да ерак гасырларга барып тоташа. Алар икесе дә бер максатны: кешеләрне спорт бәйрәмнәре аша таныштыру, дуслаштыру, кʏнел ачтыру кʏздә тотып оештырыла.
Бʏген дәресебез өч этаптан торачак. Беренчесендә, Лого миры программа тирәлеге буенча белемнәребезне тикшерербез, икенчесендә сезгә физик культура укытучысы Универсиадалар тарихы, башкалабыз Казанда булачак универсиадага әзерлек турында сөйләячәк, өченчесендә, без ʏзебез өчен Сабантуй бәйрәме оештырачакбыз. Әлбәттә, виртуаль дөньяда, ләкин ул бәйрәм һәммәгезгә ошаячак. Без Лого миры тирәлегендә Сабантуйга кагылышлы проектлар төзербез, аларны матур жырлар, шигырьләребез хикәяләребез ярдәмендә якларбыз. Бу дәрескә һәммәгезгә белемнәрегез һәм проектларыгыз өчен билге куелыр.
Хәзер, төп өлешкә кʏчкәнче, Лого миры тирәлеге буенча белемнәрегезне тикшереп алабыз. Бирелгән карточкалардагы сорауларга жаваплар языгыз. Карточка дәрес беткәнче сездә саклана, анда дәреснеӊ һәр бʏлеге өчен баллар куеп барыла. Билге куйганда, әлеге баллар исәпкә алыначак.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Сабантуйдан – универсиадага! Информатика һәм физик культурадан интеграль дәрес | 5.37 MB |