Аларда да соңгы кыңгырау яңгырады

Шушы көннәрдә Казан шәһәренең 159 милиция лицеенда да соңгы кыңгырау яңгырады.
Тантанага Татарстан Республикасының Эчке эшләр министры урынбасары Фоат Зиннуров, ТР ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Илфар Равилев һ.б. кунаклар килгән иде.
Фоат Зиннуров лицей директоры Сафия Заһидуллинаны, укытучылар һәм, әлбәттә, чыгарылыш сыйныф укучыларын уку тәмамлану белән котлады. Лицей бу уңайдан бүләккә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы байрагын да алды.
Үз чиратында лицей директоры Сафия Хавиз кызы да Эчке эшләр министрлыгына рәхмәт әйтте.
159 нчы лицей 1995нче елның октябрь аенда ачыла. Ә юридик статуска ул 1997нче елда лаек була. 2000нче елдан лицей Татарстан Республикасының Эчке эшләр министрлыгы өчен кадрлар әзерләүче беренче баскыч булып тора. Әйтик, биредә, гадәти мәктәпләрдән аермалы буларак, “юриспруденция”, “хокук нигезләре” һәм чит телләрне тирәнтен өйрәнәләр, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Эчке эшләр министрлыгы матбугат үзәге.