Казанда “Соңгы кыңгырау” тантанасы быел тәүге тапкыр ачык мәйданда узачак
Бу атнада зур чара – “Соңгы кыңгырау” бәйрәме көтелә. Казан шәһәре мэры Илсур Метшин бүген мэриядә узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә бу тантананың шат күңелле, олы юлга әзерләнүче чибәр егетләр һәм кызларны җыючы бәйрәм булуын гына түгел, ә шул ук вакытта җәмәгатьчелек иминлеген тәэмин итү буенча зур җаваплылыкны эшкә җигү чарасы булуын да ассызыклады. “Куркынычсызлык чараларына карата җаваплылык, спиртлы эчемлекләр сату өстеннән катгый контроль булырга тиеш”, - дип, мэр ата-аналарның, мәктәп директорларының да зур җаваплылык тоярга тиешлегенә басым ясады.
“Соңгы кыңгырау”га әзерлек турында Казан шәһәренең Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин сөйләде. Аның әйтүенчә, 1, 9, 11 нче сыйныфларда уку 24 нче майда төгәлләнә, калган сыйныфлар 31 нче майга кадәр укыячак. 6 мең чыгарылыш укучысы өчен соңгы тапкыр кыңгырау чылтыраячак. Иртән мәктәпләрдә тантаналы линейкалар узачак, ә гомуми шәһәр бәйрәме быел беренче тапкыр ачык һавада “Казан” милли-мәдәни үзәге мәйданында узачак. Бәйрәм кысаларында “Зур тәнәфес” фестивале җиңүчеләрен бүләкләү көтелә. “Соңгы кыңгырау” бәйрәме алдыннан алдыннан укучыларга җәмәгать урыннарында, транспортта, сулыкларда үз–үзеңне тоту буенча инструктаж уздырылган.
“Балалар олы тормыш юлына аяк басса да, шуклыкларыннан арынырга ашыкмый, шуңа күрә иминлек мәсьәләләрен алдан кайгыртыгыз. Автобус, автомобильләр өчен тукталыш та әзер булсын”, - дип боерды Илсур Метшин.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru