Махсус Олимпиада программалары буенча республика ярышлары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы “Россиянең Мухсус Олимпиадасы” исемле Гомумроссия акылга зәгыйфь инвалидарга ярдәм итү иҗтимагый хәйрия оешмасының Татарстандагы региональ бүлеге 30-31нче майда Нурлат шәһәрендә Махсус Олимпиада программалары буенча республика ярышлары уздырачак. Бу чара Нурлат коррекцион интернат-мәктәп базасында үткәрелә.
Ярышларда республикабызның зональ этапларында җиңү яулаган 9 команда көч сынашуы планлаштырыла:
өстәл теннисы:
Теләнче-Тамак (Тукай районы) интернат-мәктәбе
Питрәч интернат-мәктәбе
Нурлат интернат-мәктәбе
Мамадыш интернат-мәктәбе
Казан шәһәренең 161нче Махсус (коррекцион) мәктәбе
мини-футбол:
Минзәлә интернат-мәктәбе
Яңа Кенәр (Арча районы) интернат-мәктәбе
Нурлат интернат-мәктәбе
Мамадыш интернат-мәктәбе
Казан шәһәренең 161нче Махсус (коррекцион) мәктәбе
армрестлинг буенча:
Такталачык (Актаныш район) интернат-мәктәбе
Питрәч интернат-мәктәбе
Актүбә (Азнакай район) интернат-мәктәбе
Мамадыш интернат-мәктәбе
Казан шәһәренең 161нче Махсус (коррекцион) мәктәбе
Катнашучылар 30 май көнне сәгать 12:00дән 15:00гә кадәр Нурлат шәһәре, Мәктәп урамы, 7 йортта урнаша. Ярышлар 31нче майда 9:00 ачыла.
Чыганак: mon.tatar.ru