belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > "Татнет йолдызлары - 2011" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы

"Татнет йолдызлары - 2011" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы

11 May, 2012 root 11
"Татнет йолдызлары" интернет-проектлар бәйгесе

2012 елның 18 нче маенда 12.00 сәгатьтә "Татмедиа" агентлыгының брифинглар залында Татарстан Республикасы Массакүләм мәгълүмат чаралары медиафорумы кысаларында "Татнет йолдызлары - 2011" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак.

"Татнет йолдызлары" интернет-проектлар бәйгесе Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы тарафыннан 2003 елдан бирле үткәрелеп килә. Конкурс ел саен Интернет челтәренең татар сегментында аеруча зур әһәмияткә ия булган, Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә (татарча һәм/яисә рус телендә) яисә Татарстан Республикасына багышлап башка телләрдә ясалган мәгълүмати ресурсларны барлау максатыннан үткәрелә.

Конкурс ел саен "Татнет"ның иң алдынгы интернет-ресурсларын ачыклый, аларның күбесе меңләгән кулланучылар өчен татар һәм рус телләрендә мәгълүмат алу һәм аралашу урыны буллып тора. Бәйгедә ел саен 200-250 сайт катнашып килә.

Тугызынчы бәйгедә барлыгы 220 Интернет-сайт катнашты. Бу бәйгегә гаризалар Казахстан, Украина һәм Кыргызстаннан, Татарстан, Башкортстан һәм Чувашия республикаларыннан, Оренбург, Чиләбе, Төмән, Киров, Саратов һәм Самара өлкәләреннән, Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Екатеринбург шәһәрләреннән, башка регионнар һәм шәһәрләрдән килгән иде.

Бәйгенең җиңүчеләре дип бу конкурста 41 сайт танылды. Бәйгедә җиңеп чыккан сайт төзү осталары арасында Татарстан Республикасы гына түгел, ә Казахстан Республикасы, Свердловск, Самара, Киров һәм Новосибирск өлкәләре осталары да бар, дип игълан итә бәйгенең рәсми сайты.

Тугызынчы бәйгедә "Наука и образование" номинациясендә 32, "Фән һәм мәгариф, тел һәм тәрбия" номинациясендә 30 сайт катнашкан иде. Катнашучыларның барысына да уңышлар теләп калабыз!

Likes: 
 

Фикерләр

root сурәте

root

5 Июнь, 2012 - 18:05

Permalink

Сертификатлар

Катнашу турында аерым сертификатлар тапшыру әлеге бәйге Нигезләмәсендә каралмаган. Киләсе бәйгене башлап җибәрер алдыннан аның Нигезләмәсе тагын бер кат каралачак, укытучыларның тәкъдимнәрен әлеге җыелышта тагын бер яңгыратырмын.

Кунак сурәте

Кунак

5 Июнь, 2012 - 14:07

Permalink

Шулай итеп безнен утенечебез

Шулай итеп безнен утенечебез жавапсыз калдымыни инде э?

Кунак сурәте

Кунак

14 Май, 2012 - 20:05

Permalink

Сертификатлар

Хөрмәтле бәйгене оештыручылар! Без нинди генә бәйгеләрдә катнашмыйбыз. Барлык кеше дә җиңүче була алмый. Шуңа күрә бу бәйгедә дә (башка бәйгеләрдәге кебек) катнашучыларга сертификатлар тапшырылса, без бик шат булыр идек.

Кунак сурәте

Кунак

13 Май, 2012 - 20:58

Permalink

Хуплыйм!!!

Хөрмәтле оештыручылар! Алдагы иптәшнең фикерләре белән мин тулысынча килешәм һәм хуплыйм. Татмедиа агентлыгы безнең файдага берәр нәрсә хәл итсә? без бик тә рәхмәтле булыр идек. Үзен катнашучы буларак таныткан иптәш, чыннан да, дөресен язган. Без башкача булдыра алмыйбыз. Безнең эшкә хәзер кәгазь бәя бирә торган заманда яшибез шул, нишлик инде. Мин дә бу фикергә кушылам һәм яхшы хәбәрләр көтеп калам.

Кунак сурәте

Кунак

13 Май, 2012 - 14:38

Permalink

Үтенечемне канәгатьләндерегез инде

Хөрмәтле бәйгене оештыручылар! Соңгы вакытларда без укытучыларның хәленә кереп барлык бәйгеләр дә һич югы катнашучы сертификаты тапшырып бара. Шушы кадәр мәртәбәле бәйге сертификатның электон вариантын гына булса да ясый алмый мыни инде? Ул бик авыр да тугел бит инде югыйсә... Исем-фамилияне генә куеп утырасы, ә сертификатның эчтәлеге бөтен кешенеке дә бер үк төсле. Бәлки уйлап карарсыз әле, ә??? Аңлагыз инде, хәзер шунсыз берничек тә булмый. Әле укытучыларга баллар куялар, әле грантка кирәге чыга, әле аттестация өчен... Неужели авыр инде безнең үтенечне канәгатьләндерү? Бөтенләй юк өчен сорамыйбыз бит инде, катнашуыбыз хак, ялган әйбер ясарга да кушмыйбыз. Минем фикерне куәтләүчеләр бик күп. Мин уңай җавапка өметләнеп калам. Ихтирам белән, КАТНАШУЧЫ

root сурәте

root

13 Май, 2012 - 20:01

Permalink

Сертификатлар

Үтенечегезне Татмедиа агентлыгына хәбәр иттем.

Кунак сурәте

Кунак

11 Май, 2012 - 15:17

Permalink

Сорау бар иде...

Участникларга катнашканлык турында электрон сертификат булса да бирелэме? Бирелсэ эйбэт булыр иде инде. Кэгазь колына эйлэндерделээр бит инде безне, шуннан башка беркая да барып булмый, особенно укытучыларга кирэк иде.

root сурәте

root

11 Май, 2012 - 21:10

Permalink

Сертификатлар бирелми

Катнашучыларга сертификатлар бирелми.

Кунак сурәте

Кунак

11 Май, 2012 - 15:14

Permalink

Кайчан әйтәсез?

Җиңүчеләрне беләсе килгән иде, аларның исемнәрен кайчан әйтерсез икән?

root сурәте

root

11 Май, 2012 - 21:08

Permalink

Җиңүчеләр 18 май көнне игълан ителә

Җиңүчеләр 18 май көнне тантана вакытында игълан ителә.

Кунак сурәте

Кунак

11 Май, 2012 - 15:13

Permalink

Кайчан әйтәсез?

Җиңүчеләрне беләсе килгән иде, аларның исемнәрен кайчан әйтерсез икән?


URL (яңартылу датасы: 11.05.2012 - 09:13):https://belem.ru/node/3707