Академикларның оклады күтәрелә
27 May, 2008 Раил Гатауллин
Россия Фәннәр академиясенең действительный әгъзалары оклады 50 меңгә кадәр күтәреләчәк. Шулай ук Россия Фәннәр академиясе корреспондентлары һәм тармаклы академияләрдә эшләүче хезмәткәрләрнең оклады күтәреләчәк, дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС. Бу турыда Россия Федерациясенең премьер-министры Владимир Путин Россия Фәннәр Академиясе президенты Юрий Осипов һәм Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко белән очрашуында әйтте.
Академикларның стипендиясен күтәрүгә кагылышлы хакимимят карары проекты инде әзер, якын арада аңа кул куелырга тиеш.
Мәгълүмат өчен, бүгенге көндә академик исеме өчен хезмәт хакына өстәмә 20 мең тәшкил итә.