Сагынып кайттым сине, мәктәбем...
“Ни хәлең бар, студент?” дип исемләнгән кичәдә һәр кунагыбыз үз чыгышын шушы сүзләр белән башлап китте. Әйе, туган мәктәп, яраткан укытучылар, сагындырган классташлар... Әлмәт районы Мәмәт мәктәбенең күп еллардан бирле килә торган бик матур традициясе бар: студентларның каникулы вакытында очрашу кичәсе үткәрү. Гадәттә, аны безнең чыгарылыш класс укучылары әзерли. Алар студентлар тормышының кызыклы якларын яктырткан плакатлар ясый, күренешләр сәхнәләштерә, уеннар, музыкаль тәнәфесләр әзерли. Быел да без бу кичәне онытылмаслык итеп үткәрергә тырыштык. Чакырылган укучыларыбызның күбесе килгән иде. Алар арасында Яр Чаллы, Казан, Әлмәт шәһәрләренең югары һәм махсус уку йортлары студентлары да бар.
Булачак шәфкать туташлары Галимова Альбина һәм Җамалиева Миләүшә әле яңа гына практикада булып, дәвалау серләренә төшенүләрен, укол ясарга, авыру кешеләрне карарга өйрәнүләрен бәян иттеләр һәм шул ук вакытта шәфкатьсезлек белән күзгә-күз очрашуларын, балалар шифаханәсендә әниләре ташлап калдырган балалар булуын, аларның ни дәрәҗәдә кызганыч булуларын, беркемнең дә аларга әнисен алыштыра алмавын ачынып сөйләделәр.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Сагынып кайттым сине, мәктәбем... | 628.63 KB |