belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > БДИдан беренче нәтиҗәләр: Россия укучылары иң начары немец телен белә

БДИдан беренче нәтиҗәләр: Россия укучылары иң начары немец телен белә

27 May, 2008 Раил Гатауллин

Россиядә Бердәм дәүләт имтиханнары тапшыру нәтиҗәләре игълан булды, дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС. 16 майда укучылар чит телләр һәм информатика предметларыннан сынау узды. Бу мәгълүматны ИТАР-ТАССка Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы биргән.

Алынган нәтиҗәләр буенча 11нче сыйныф укучылары иң начары немец телен үзләштергән булып чыга. Чыгарылыш сыйныф укучыларының барлыгы 14 проценты бу предметны “икеле”гә биргән. Инглиз телленән иң түбән билгене булачак абитуриентларның 5,8 проценты алган. Ә менә француз телен белүчеләр күбрәк икән. Әлеге фәннән имтихан бирүчеләр арасында 4,8 процент бала “икеле”, ә 24,6 процент “бишле” ала.

Информатика буенча БДИ нәтиҗәләре дә куанырлык түгел. Бу предметны Россиянең 35 регионында тапшырганнар. Нәтиҗә: 11,2 процент “икеле” һәм 12 процент “бишле”.


URL (яңартылу датасы: 27.05.2008 - 16:02):https://belem.ru/node/369#comment-0