«Бәйрәм» бәйгесенең җиңүчеләрен ачыклар чак җитә
24 Apr, 2012 root 1
"Сабантуй" балалар һәм үсмерләр газетасы узган елның ноябрь аенда бәйрәм сценарийлары, скетчлар, пьесалар язу буенча «Бәйрәм» конкурсын игълан иткән иде. Әлеге көннән соң шактый вакыт узды, күпләрегезнең хезмәтләре газета битләрендә басылырга өлгерде дә инде. Әмма бәйгегә йомгак әле ясалмаган һәм аларны без 1 нче майдан соң беләчәкбез.
Бәйгедә катнашырга өлгермәгән укытучылар, тәрбиячеләр һәм сыйныф җитәкчеләре өчен җиңүчеләр рәтенә эләгү өчен 1 атна чамасы вакыт калып бара. Кулъязмалар дүрт машинка битеннән артмаска тиеш, дип хәбәр итә газетаның рәсми сайты. Бәйге турында тулырак мәгълүмат белән http://sabantuy.net/?category=none&altname=ihtibar_ihtibar2 адресы буенча кереп танышырга мөмкин.
Фикерләр
Кунак
25 Апрель, 2012 - 20:43
Permalink
Бәйгеләр
"Сабантуй" газетасы һәрчак заман белән бергә атлый.Арчада үткән "Сездә ничек? Бездә шулай!"бәйгесе- аның ачык мисалы.Бер дигән бәйрәм карап, рәхәтләнеп ял итеп кайттык!Призлы урыннар, бүләкләр дә алдык!Барыбыз да канәгать калдык, зур рәхмәт.Инде "Бәйрәм" конкурсының нәтиҗәләрн көтәбез.Чистай,Гөлия Закирова.