“Әни килде” спектаклен караганнан соң ...
“Әни килде” спектакленең беренче премьерасы моннан 40 ел элек булып, ул Камал театры сәхнәсендә иң күп уйналган әсәрләрнең берсе була. Ни өчен театр кабат бу пьесага әйләнеп кайткан соң?
Беренчедән, спектакльне сәхнәгә куйган Марсель Сәлимҗанов әйтүенә караганда, 40 ел эчендә җәмгыять бик нык үзгәрде, идеаллар алышынды, рухи байлыкларга мөнәсәбәтләр үзгәрде, әмма “Әни килде” пьесасында күтәрелгән проблемалар бүген актуаль булып кала, бүгенге көн күзлегеннән караганда яңача яңгыраш ала.
Икенчедән, Шәриф Хөсәеновның соңгы көннәре була. Академия театры – драматургның якын дусты, гаҗәеп талант иясе М. Сәлимҗанов Шәриф абыйга күрсәтеп калырга дип, ашыгычлык белән “Әни килде” спектаклен сәхнәгә куя.
“Әни килде”нең ун телгә тәрҗемә ителеп, СССРның тагын кырыклап театрының куюы хакында рәсми чыганакларда һәм Шәриф Хөсәеновның үз язмаларында да мәгълүмат бар. Бу турыда Шәриф абыйның Казан медицина институтында бергә укыган сабакташы, гомерлек җан дусты Суфия ханым Мифтахова болай ди: “Әни килде” драмасы күп телләргә тәрҗемә ителде һәм СССРның бик күп театрларында куелды. Күбесенең премьераларына Шәриф үзе дә барды. Ә бармаган очракта, спектакль куелган шәһәрләрнең театр директорларына яки “хезмәт күрсәтү” бюроларына акча җибәрә, һәм Ана ролен башкаручы актрисага чәчәк алып тапшыруларын үтенә иде”.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
“Әни килде” спектаклен караганнан соң ... | 16.73 KB |