Татарстанның иң яхшы китапханәчеләре Шәмәрдәндә җыела
26 May, 2008 Раил Гатауллин
Иртәгә – 27 майда республиканың Саба районы Шәмәрдән бистәсе лицеенда “Китапханә мәктәпнең мәгълүмати-белем бирү һәм ял итү үзәге: киләчәк һәм мөмкинлекләр” дип аталган семинар узачак. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, җыен “Китапханәләр көне” бөтенроссия һөнәри бәйрәм кысаларында оештырыла.
Көн тәртибенә белем бирү системасын яңарту шартларында мәктәп китапханәсенең яңа концептуаль мәгънәсе, мәктәп китапханәләре эшендә мәгълүмати технологияләрне куллану кебек мәсьәләләр чыгарыла.
Семинар эшендә мәктәп китапханәләренең китапханә фондлары буенча методистлар, иң яхшы китапханәчеләр, шул исәптән иң яхшы китапханәне ачыклауга юнәлтелгән бәйге финалистлары катнаша.
Чыганак: "Татар-Информ".