Татар театрлары интернет киңлеген яулый
10 Apr, 2012 root 0
Татар театрлары бер-бер артлы интернет киңлеген яулый баралар. Күптән түгел http://karievteatr.ru адресы буенча интернет челтәрендә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры да үз сәхифәсен ачып җибәрде.
Сайт кулланучылары театр турында мәгълүматны татар, рус һәм инглиз телләрендә укый алалар. Сайтта даими рәвештә яңалыклар алып барыла, тулы афиша урнаштырылган, репертуарлар һәм фотогалерея театрны һәм аның труппасын һәрьяклап ачып күрсәтә.
Бүгенге көндә Кариев театры сайт укучыларын һәм үзенең даими тамашачыларын Туфан Миңнуллинның "Нигез ташлары" комедиясе премьерасына көтеп кала. Әлеге спектакльләр анонсын без Белем.ру кулланучыларына да тәкъдим итәбез һәм спектакльләргә чакырып калабыз!