Казанда укучыларның информатика буенча бөтенроссия олимпиадасы йомгаклау этабы узачак
6 Apr, 2012 root 0
Казанда «ИТ-парк» технопаркында 10-16 нчы апрель көннәрендә укучыларның информатика буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы уза. РФнең 83 төбәгеннән 266 укучы үзләренең информатика буенча белемен күрсәтәчәк.
Анда Татарстан исеменнән 15 укучы чыгыш ясаячак.
12 нче апрельдә – олимпиаданың беренче туры, 14 нче апрельдә икенче туры узачак. Нәтиҗәләр 15 нче апрельдә чыгарыла.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы олимпиадада катнашучылар өчен кызыклы мәдәни программа әзерләгән.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru