Уфада татар укытучылары заманча эш ысулларын өйрәнде
Уфада татар теле һәм укытучыларының чираттагы киңәшмәсе булып үтте. Башкортстан дәүләт педагогия университетында оештырылган семинарга республика районнарыннан 50 якын укытучы килгән.
“Федераль дәүләт мәгариф стандартларын кертү шартларында яңа эш алымнарын куллану” исемле фәнни-методик семинар университетның 5нче курс талипларының театрлаштырылган тамашасы белән башланып китте. Аннан соң укытучылар алдында педагогика фәннәре кандидаты Ринат Кәлимуллин доклад белән чыгыш ясады. Ул яңа укыту стандартлары кертелгән шартларда ана телен укытуның яңа ысуллары хакында киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде.
Соңрак укытучыларның тәҗрибә уртаклашу чыгышлары тыңланды. Аеруча Уфаның 84 нче санлы татар гимназиясе укытучысы Гөлүзә Гәрәеваның осталык дәресе башка мөгаллимнәрдә зур кызыксыну уятты. Аннан соң оештырылган “түгәрәк өстәл” сөйләшүендә укытучылар үзләрен борчыган мәсьәләләр хакында фикер алышты һәм университет мөгаллимнәреннән файдалы киңәшләр алды.