belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә уен алымнарын куллану

Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә уен алымнарын куллану

1 Apr, 2012 root 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Уеннар
Ресурс авторы: 
Казан шәһәре Яңа Савин районы 113нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәлиева Сөмбел Миңнулла кызы

Уен һәм аның кызыклы элементлары укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку, текст, дәреслек белән эшләү күнекмәләре булдыру өчен гаять кирәкле, нәтижәле чара-алымнарның берсе булып тора. Дәресләрдә алар алган белемне кабатлау һәм ныгыту йөзеннән кулланыла. Уен алымнарын, эш төрләрен төрлечә сайларга мөмкин. Ләкин һәр уен ныклап уйланылган, һәрьяклап эшкәртелгән булырга тиеш.

Уеннарны гадәттә берничә төркемгә бүлеп йөртәләр:

1) әле өйрәнелмәгән татар лексикасын үзләштерергә ярдәм итүче уеннар;

2) өйрәнгән лексиканы ныгытырга ярдәм итүче уеннар;

3) грамматик кагыйдәләрне кызыклы формада бирүче уеннар;

4) грамматик формаларны, жөмләдә сүзләр бәйләнешен һәм жөмлә төзү күнекмәләрен ныгытырга ярдәм итүче уеннар.

Формалары буенча алар телдән һәм язма уеннарга, өстәл һәм хәрәкәтле уеннарга бүленәләр. Өстәл уеннарыннан рәсемле лото һәм санлы лото (татар телендә саннарның әйтелешен истә калдыру өчен) уеннары бар.

Күзәтүчәнлекне үстерүгә юнәлдерелгән уеннар да дәресне жанландырып жибәрә. Мәсәлән: “Нәрсә бар?” уены (әйләнә-тирәдәге мөмкин кадәр күбрәк әйбернең исемен атыйлар); “Кем күбрәк күрде?” (рәсемнәрдә сурәтләнгән әйберләрне, аларның билгеләрен, хәрәкәтләрен саныйлар); “Кем игътибарлырак?” (бер әйберне, аның мөмкин кадәр күбрәк өлешләрен, билгеләрен әйтәләр); “Кем тизрәк укый?” уены (буталган текст бирелә, укучылар, жөмләләр төзеп, хикәяне укыйлар).

“Исем” темасын үткәндә “Дәшмә” уенын кулланып була. Укучыларның кулларында кем? нәрсә? сораулары язылган карточкалар. Укытучы сүзләрне укый (күлмәк, чәчәк, агач, Алсу). Балалар тиешле карточканы күтәрәләр.

“Алма жыю” уены болай оештырыла.

Беркетелгән файлКүләме
Package icon Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә уен алымнарын куллану24.48 KB
Ресурс төре: 
Мәкалә
Реферат
Фәнни-эзләнү эше
Доклад
Предметлар: 
Татар теле (татар мәктәбе)
Татар әдәбияты
Туган якны өйрәнү
Педагогика һәм тәрбия
Тәнәфестә
Уен
Сыйныфтан тыш чара
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 01.04.2012 - 22:46): https://belem.ru/node/3660